Рөстәм Миңнеханов: «Сәнәгатьне роботлаштыру–икътисадның көндәшлеккә сәләтен арттыруда мөһим юнәлеш»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов робот техникасын производствога кертү һәм аннан файдалану мәсьәләсе буенча предприятиеләр директорлары белән семинар-киңәшмәдә катнашты. Чара Иннополиста узды.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмә алдыннан Иннополис Университетының Сәнәгатьтә робот техникасын үстерү үзәге производство мәйданчыгында булды. Татарстан Рәисе сәнәгать предприятиеләре өчен перспективалы эшләнмәләр – робот техникасы комплекслары һәм производствоны автоматлаштыру системалары белән танышты. Алар арасында – корыч, алюминий һәм бакырдан ясалган конструкцияләр белән эшләү өчен эретеп ябыштыручы роботлар, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә товарлар төрүне автоматлаштыру өчен робот-паллетайзер.

Киңәшмәдә катнашучылар роботлаштыруның дөньякүләм трендлары, дәүләт ярдәме чаралары, производстволарны автоматлаштыру, тармак ихтыяҗлары һәм проблемалары буенча фикер алышты. Иннополис университеты белгечләре Россиядә сәнәгать өлкәсендә робот техникасын үстерү үзәкләре эшенең башлангыч йомгаклары турында сөйләде.
Вице-премьер Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, Татарстан сәнәгать өлкәсен роботлаштыруны үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Бүген республика кулланыла торган роботлар саны буенча илнең 5 төбәге исәбенә керә.

Казан вертолет заводы генераль директоры Николай Яковлев предприятиедә яңа механик-эшкәртү производствосы турында сөйләп үтте. Заманча корпус автоматлаштырылган линияләрне гамәлгә кертү бәрабәренә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Аның мәйданчыкларында «Россия вертолетлары» холдингы заводлары өчен бик күп детальләр җитештерү күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводын модернизацияләүдә холдингның тырышлыгын югары бәяләде. Аның әйтүенчә, кичә «Ансат» вертолеты Россиядә җитештерелгән ВК-650В двигательләре белән тәүге тапкыр һавага күтәрелгән.

Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәгә йомгак ясап: «Иң мөһиме – республикада робот җитештерүчеләр дә, тиешле белгечләр дә бар. Безгә кадрлар әзерләү ягыннан җитди эшләргә кирәк. Сентябрьдә зур чара – Kazan Digital Week узачак. Әлеге форум кысасында да бу җәһәттән эшләргә кирәк булачак», – диде ул.

Рәис билгеләп үткәнчә, Татарстанда республиканың роботлаштыру стратегиясен кабул итү күздә тотыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре