Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Шаньдун университеты ректоры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шаньдун университетында булды һәм ректор Ли Шуцай белән очрашты.

Югары уку йорты уртак Россия-Кытай мәгариф консорциумы лидеры булып тора. Бүген университетта 70 мең студент белем ала. Профессор-укытучылар һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләр саны 5 меңгә якын кеше тәшкил итә. 

Шаньдун университеты Кытайда иң ңтулы дисциплиналар спектры булган югары уку йортларының берсе санала. Университетта докторлык дәрәҗәсе алу өчен расланган 44 беренче дәрәҗә дисциплина, докторлык дәрәҗәсе алу өчен расланган бер икенче дәрәҗә дисциплина һәм магистр дәрәҗәсе алу өчен расланган 51 беренче дәрәҗә дисциплина укытыла. Моннан тыш, университет 45 илдән 300дән артык университет һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре белән партнерлык мөнәсәбәтләрен саклый. 

Университет ректорына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов бүгенге форумның ике илнең дә югары уку йортлары өчен әһәмиятен билгеләп үтте. "Без тагын бер тапкыр Шаньдун университетының провинциянең фәнни - мәгариф комплексы флагманы булуына инандык. Сез математика, инженерлык, медицина һәм фән һәм техниканың башка өлкәләрендә танылган лидерлар», - диде республика Рәисе. 

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан шулай ук гадәттәгечә Россиянең мәгариф һәм фәнни-технологик үсеше төбәк-драйверы сыйфатында чыгыш ясый. Республикада 45 югары уку йорты эшли, аларда 150 меңнән артык студент белем ала. Тикшеренү эшчәнлеген 130га якын фәнни учреждение алып бара. Рөстәм Миңнеханов дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәк - алты федераль алдынгы инженерлык мәктәбе проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. 

"Безнең республика ышанычлы рәвештә федерация субъектларының фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингында лидерлар өчлегенә керә һәм оешмаларның инновацион активлыгы дәрәҗәсе буенча илдә 1 нче урынны алып тора. Ышанам ки, Сезнең югары уку йорты һәм Татарстанның фәнни-мәгариф оешмалары арасындагы элемтәләрне алга таба киңәйтүгә Россия-Кытай алдынгы технологияләр университетын булдыру проекты көчле этәргеч бирәчәк», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Цяньфошань Идарә итү системалары һәм инженерлык институты кампусында булды. Республика Рәисенә һәм Татарстан югары уку йортлары ректорларына институтта булдырылган эшләнмәләрне күрсәттеләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре