Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург дәүләт диңгез техник университетында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург дәүләт диңгез-техник университетында булган.

Югары уку йорты 50 юнәлеш буенча белгечләр әзерли. Биредә 7 меңгә якын студент белем ала. Шуның 57се – Татарстаннан.
Диңгез техник университеты – барлык төрдәге көймә һәм кораблар проектлау һәм төзүгә, көймәләр өчен энергетика, автоматика җайланмалары булдыруга бәйле барлык белгечлекләр буенча кадрлар әзерли. Университет Татарстанның кайбер предприятиеләре һәм оешмалары белән максатчан килешүләр төзегән. Студентлар аларда стажировка уза.

Узган елда университет Татарстанның 5 белем оешмасы белән хезмәттәшлек кысасында “Суднолар төзү профилендәге инженер класслары” проектын гамәлгә ашыруны дәвам иткән.
Моңа кадәр кадрлар әзерләү өчен мәгариф программасы буенча республиканың кайбер вузлары белән килешүләр төзелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре