Рөстәм Миңнеханов икенче башкалага сәфәре барышында Татарстан белән Санкт-Петербургның Петр Великий исемендәге политехника университеты арасында берничә килешүгә кул кую тантанасында катнашкан. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Петербург университеты белән мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешкән. Хезмәттәшлек югары белем бирү системасының нәтиҗәлелеген арттыруга, квалификацияле белгечләр әзерләү, кадрларның квалификациясен күтәрүгә юнәлдереләчәк, Шулай ук Иннополис университеты белән уртак фәнни тикшеренүләр турында, гамәлдәге мәгариф программаларын камилләштерү, яңаларын булдыру турында килешүгә кул куелган. Композицион робот техникасы, пилотсыз авиация системалары өчен материаллар һәм технологияләр өлкәсендә фәнни-тикшеренү лабораторияләрен булдыру көтелә.
Моннан тыш Әлмәт “Югары нефть мәктәбе” дәүләт технологик университеты Санкт-Петербург университеты белән хезмәттәшлек һәм фәнни тикшеренүләр, уртак мәгариф проектлар турында килешүне имзалаган.
Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты (КАИ) да Нева ярлары буенда урнашкан шәһәрнең политехник университеты белән хезмәттәшлек итәчәк. Килешү кысасында яклар уртак фәнни-мәгариф проектларын гамәлгә ашырырга, шулай ук зур фәнни-производство башлангычларын үстерүгә ярдәм итәргә ниятли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез