Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Халыкара товар-чимал биржасы президенты белән очрашкан. Очрашу Мәскәүдә Рәиснең башкалага эшлекле сәфәре кысасында узган. Игорь Артемьев биржа эшчәнлегенең төп юнәлешләре, икътисадның стратегик тармакларында бәяләрнең үтәкүренмәлелеген булдыру буенча дәүләт бурычларын үтәү турында сөйләгән.
Очрашу барышында яклар хәзерге вакытта ислам дөньясы илләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай алшартлар булдырылуын билгеләп үткән. Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Артемьев, шул исәптән, биржа сәүдәсен үстерү ягыннан мондый хезмәттәшлекнең әһәмиятен басым ясап әйткән.
Очрашуда БРИКС биржасын булдыруга да тукталып үтелгән. Президент Владимир Путин Казанда XVI саммит барышында бу җәһәттән бурыч йөкләгән. Нәкъ менә Татарстан башкаласы БРИКС биржасын булдыруда үзара хезмәттәшлек итү өчен төп мәйданчыкка әйләнергә мөмкин.
Сөйләшү ахырда яклар Россиядә һәм халыкара аренада товар базарларын үстерүдәге хезмәттәшлекне ныгытырга ниятләүләрен белдергән.
Безнең белешмә: Санкт-Петербург Халыкара товар-чимал биржасы – Россиядә иң зур товар биржаларыннан берсе. Нефть продуктлары, нефть, нефть химиясе, табигый газ, металл, агач базарларында һәм башка базарларда биржа сәүдәсен оештыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез