Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Санкт-Петербургка килде.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургның Тау университетында булачак, анда Татарстанда минераль-чимал комплексы өлкәсендә Төбәк компетнцияләр үзәге булдыру турындагы килешүгә имза кую планлаштырыла.

Моннан тыш, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән эшлекле очрашу планлаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ремонттан соң яңартылган Татар мәдәни үзәгендә булачак һәм татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре