Рөстәм Миңнеханов «Санкт-Петербург»ның икътисади зонасында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Санкт-Петербург» махсус икътисади зонасында булды һәм анда «Лазерлы системалар» резиденты эше белән 

Республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, әлеге компаниягә 1998 елда нигез салынган һәм бүген ул Россиядә үз лазер технологияләре нигезендә сәнәгатьтә куллану өчен инновацион җиһазлар уйлап табучы һәм җитештерүче зур компаниясе булып тора.

Төп юнәлешләре: SLM технологиясе буенча катлаулы формада детальләрне металл порошоклары белән бастыру өчен 3D-принтерларны серияле җитештерү; сәнәгый иминлек системаларын эшләү; метеорология җиһазлары (җил лидарлары, болыт үлчәүләре, мобиль лидар комплекслар); космик тикшеренүләр өчен программа тәэминатлары һәм фәнни аппаратуралар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре