Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта газ форумында катнаша

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XII Петербург халыкара газ форумында катнашу өчен төньяк башкалага килгән. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумда стендларны карау, күргәзмә экспозициясе белән танышу, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча Россия төбәкләре рейтингында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашу планлаштырылган. Татарстан Рәисе көннең икенче яртысында дөньяда табигый газ базары үзгәрүгә багышланган пленар утырышта катнашачак, “Газпром” һәм чарада катнашучы компанияләр җитәкчелеге белән очрашулар үткәрәчәк.

Чара 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр “Экспофорум”да үткәрелә. Анда Татарстан “РариТЭК Холдинг” акционерлык җәмгыяте стендын тәкъдим иткән. Форум кунаклары газ-мотор ягулыгында эшләүче яңа авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштырылачак, шулай ук “Агросила” һәм “Газпром трансгаз Казань” оешмаларына газ ягулыгында эшләүче техника тапшыру тантанасын күрәчәк.
Халыкара газ форумында республикадан 22 компания, шул исәптән “КамАЗ”, Иннополис университеты катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов

Көн хәбәре