Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко белән очрашты.
Очрашу Хөкүмәт йортында узды. Анда урман байлыкларыннан нәтиҗәле файдалану, урманнарны яңарту, урман хуҗалыкларының матди-техник базасын ныгыту, урман тармагы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Сергей Аноприенкога Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – “ТАССР оештырылуга 100 ел” медален тапшырды.
Сүз уңаеннан, 2021 елда Татарстанда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы белән идарә итүнең тәүге дәүләт органы оештырылуга – 100 ел, шулай ук Лубян урман-техник көллияте оештырылуга да 100 ел тулуның билгеләп үтеләчәген искәртик.
Бүген Сергей Аноприенко “Агач утырту” табигатьне саклау акциясендә катнашачак. Акция Балык Бистәсе районы территориясендә үткәрелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез