Рөстәм Миңнеханов Севастополь Губернаторы Михаил Развожаев белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Севастополь Губернаторы Михаил Развожаев белән очрашты. Республика Рәисе хезмәттәшен узган Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлады.

Тантаналы чаралар кысаларында Севастопольдә элегрәк Татарстан делегациясе булган иде. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Моннан тыш, Кырым Республикасында һәм Севастополь шәһәрендә Татарстан вәкиллеге эшли. Республиканың кайбер эре компанияләре партнерлар белән актив эшли. "Энергетика, машина төзелеше, IT-технологияләр кебек өлкәләрдә безнең төбәкләр арасында элемтәләрне ныгыту һәм тәэмин итүне арттыру өчен зур потенциал бар", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул моңа кадәр имзаланган килешү кысаларында хезмәттәшлек үстереләчәк юнәлешләрнең җентекләп тикшерелүенә игътибар итте. "Төбәкләр хезмәттәшлек итәргә тиеш. Без бүген инде сәнәгать буенча юл картасына ия. Башка юнәлешләр буенча да шундый ук документлар булачак", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Үз чиратында Севастополь Губернаторы Рөстәм Миңнехановка төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде. "Рөстәм Нургалиевичка, гомумән, сүзләре эшеннән беркайчан да аерылмавы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Күптән түгел генә без килешүгә кул куйдык, һәм инде республика вице-премьеры җитәкчелегендәге бик җитди делегация килде һәм берничә көн Севастопольдә эшләдек», - дип ассызыклады Михаил Развожаев.

Ул Татарстанның технопарклар булдыру һәм гомумән сәнәгать потенциалын үстерү буенча зур тәҗрибәсен билгеләп үтте. Шуңа күрә Татарстан делегациясенә бүген Севастопольдә булган мәйданчыкларны күрсәттеләр, аларны үстерү буенча тәкъдимнәр алу өчен. Шулай ук анда Татарстан инвесторларын җәлеп итү мөмкинлеге турында да фикер алыштылар.

"Без бүген бөтенләй төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне мөмкин кадәр үстерергә телибез. Һәм барыннан да элек хезмәттәшләребез безгә сәнәгать үсешенең дөрес стратегиясен сайларга ярдәм итәр дип өметләнәбез», - дип йомгаклады Севастополь Губернаторы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре