Коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионатының финал этабы Тула өлкәсенең Алексин шәһәрендә узды. Финалда Татарстан командасы Санкт-Петербург җыелмасын җиңде. Шул рәвешле «Крылья Барса» икенче тапкыр рәттән ил чемпионнары булды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, чемпион титулын яулау юлында команда югары дәрәҗәдәге спорт осталыгын, рухи көч һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте.
«Сезнең һәрберегез – барлык кыенлыкларга да карамастан, спортта уңышларга ирешү үрнәге ул. Сезнең җиңү бик мөһим. Команданың уңышлары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне спорт белән шөгыльләнергә рухландыра. Сезнең барыгызга да афәрин. Без сезнең белән бик горурланабыз!» – диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда адаптив спорт үсешенә һәрьяклап ярдәм итү дәвам итәчәк. Аерым алганда, «Крылья Барса» баскетбол клубы партнеры тренировкалар һәм уеннар үткәрү өчен иң яхшы шартлар булган яңа спорт объекты төзергә планлаштыра.
Аннары Рөстәм Миңнеханов баш тренер Сергей Чистовка, тренер Наталья Кулешовага, шулай ук «Крылья Барса» баскетбол клубы коллективына Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләрен тапшырды.
Сергей Чистов республика җитәкчелегенә һәм команда иганәчесенә спортчыларга даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Сездән башка бу трофейлар булмас иде. Җиңүләребезне арттырырга тырышачакбыз», – диде ул.
Команда капитаны Василий Кочетков Рөстәм Миңнехановка команда фотографиясен һәм уенчылар имзасы куелган баскетбол тубын тапшырды.
«Крылья Барса» баскетбол клубы 2009 елда оештырылган иде. Команда 2 тапкыр – Россия чемпионы һәм 9 тапкыр Россия Кубогы иясе. 2018 елдан клубны тренерлар Сергей Анатольевич Чистов һәм Наталья Владимировна Кулешова җитәкли. Бүгенге көндә 4 уенчы Россия җыелмасының төп составына керә, 2 спортчы – резерв составында. Командада Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Эльвир Фәйзуллин, шулай ук махсус хәрби операция ветераны Рөстәм Рахманкулов уйный. Тренировка чаралары «Тулпар» СК базасында үткәрелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез