Рөстәм Миңнеханов социаль челтәргә Татарстанның матурлыгын күрсәткән видео урнаштырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram аккаунтына Татарстан табигате төшерелгән ролик урнаштырды.

Анда Татарстанның елгалары, күлләре, болыннары, калкулыклары татар халык җыры көенә бер-берсен алыштыра. «Иң матур республика!» - дип язып куйган Рөстәм Миңнеханов видеоролик астына.

Татарстан Президенты хәзерге вакытта чираттагы ялында.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Татарстан

Көн хәбәре