Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан котлавында мондый юллар бар:
Кадерле дуслар!
Моннан 20 ел элек үз гомерләрен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган иң миһербанлы һөнәр ияләре – социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үтү традициясенә нигез салынды.
 Әлеге олугъ йөрәкле затларга шәфкатьлелек, рәхимлелек, киң күңеллелек кебек күркәм сыйфатлар хас, чөнки социаль хезмәткәрләр алдында дәүләт һәм җәмгыятьнең аерым игътибарына мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү бурычы тора.
 Мәрхәмәтлелек–гомер-гомергә республикабыз халкына хасиң әһәмиятле сыйфатларның берсе ул.Бүгенге көндә социаль яклау системасының киң тармаклы матди базасы, социаль учреждениеләр челтәре бар, халыкка күптөрле хезмәтләр күрсәтелә. Биредә кешеләр язмышына битараф булмаган, үз эшен бар җан җылысын биреп, бөтен йөрәге белән ихлас яратып башкаручы шәфкать ияләре эшли.
 Яңа коронавирус йогышлы чире таркалган шартларда сәламәтлек саклау өлкәсенең алгы сафында булып, сез иң зур куркыныч астында булган кешеләргә төрлеяклы һәм бәяләп бетергесез булышлык күрсәтәсез.
 Барыгызга да фидакарь хезмәтегез, кыю башлангычларыгыз һәм игелекле эшегезне зур җаваплылык белән башкаруыгыз, киң күңелле, олы җанлы булуыгыз, һәрвакытта да безне изге эшләргә илһамландырып торуыгыз өчен олы ихтирамымны белдерәм.
 Һәммәгезне дә чын йөрәктән бәйрәм белән котлыйм! Исәнлек-саулык, сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, иминлек телим!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез