Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны инвесторын KazanForumга чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Abdulmohsen Al-Rossais & Sons компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Саад Бин Абдулмохсен Әл-Руссайс белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Abdulmohsen Al – Rossais & Sons-Согуд Гарәбстаныннан 70 елдан артык тарихы булган зур инвестиция-девелоперлык төркеме. Компания күчемсез милек, активлар белән идарә итү, сәүдә һәм технологияләр белән шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым әһәмият бирә. Ул 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында товар әйләнеше җиде тапкырга артуына игътибар итте.

Республика Рәисе сәүдә күләмнәрен алга таба да арттыру һәм Согуд Гарәбстанына агросәнәгать комплексы товарлары һәм азык-төлек продукциясен китерүне киңәйтү белән кызыксынуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең ислам дөньясы белән элемтәләрен үстерүнең танылган үзәге булып тора. Республика илдә ислам банкингы принципларын кертү буенча сынау төбәге булып торуын, шулай ук Татарстанда ислам финанс институтларының бухгалтерлык исәбен һәм аудитын оештыру үзәге (AAOIFI) ачылуын хәбәр итте Миңнеханов.

Республика Рәисе сүзләренчә, Татарстанда халыкара таләпләргә туры килә торган стандартларны кертеп, хәләл индустриясе актив үсә, шуңа бәйле рәвештә төбәк өчен Согуд Гарәбстаны сертификация үзәкләре белән хезмәттәшлек итү мөһим.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре