Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү буенча лидерлыкны саклаучы терлекчеләргә рәхмәт белдерде

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү буенча республикада лидерлыкны саклаучы терлекчеләргә аерым рәхмәт белдерде.

– Мондый нәтиҗәләргә традицион лидерлар – тәүлеклек савымны биш йөз тоннага җиткергән Кукмара районы, Әтнә, Балтач һәм Саба районнары өлеш кертә, алар һәркөнне дүрт йөз тоннадан артык савым тәэмин итәләр. Ул Минзәлә районын аерым билгеләп үтте, анда мөгезле эре терлекләрнең баш саны һәм ит җитештерү иң югары үсеш алган; Тукай районы – республиканың дуңгызчылык һәм кошчылык сәнәгать үзәге. Үз эшенең алдынгы профессионаллары арасында югары савым биргән сыер савучылар: Кукмара районыннан Мария Петрова һәм Актаныш районыннан Таңсылу Мөхәммәтдинова билгеләп үтелде. Ит терлекчелегендә иң яхшылардан булып Балык Бистәсе районыннан Екатерина Лылова, Әтнә районыннан Нияз Хәкимуллин танылды. Дуңгызлар симертү буенча – Буа районыннан Илдар Юнысов һәм Әгерҗе районыннан Денис Лисин. Кошчылыкта иң яхшылар - Лаеш районыннан Анига Чашина һәм Әнисә Дәүләтшина. Бөтенроссия зоотехниклар конкурсы призеры Рамилә Вәлиулина һәм машина белән сыер саву операторлары арасында Бөтенроссия конкурсы призеры Рузилә Латыйпова аерым билгеләп үтелде. Барлык алдынгыларыбызның исемнәрен әйтеп бетереп булмый – без барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәбез, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре