Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Стрела-Ак Барс» регби-клубын Россия чемпионатында җиңүе белән тәбрик итте. Шул хактагы хәбәрне ул Telegram-каналында урнаштырган.
Миңнеханов татар телендә язылган котлауда спортчылар белән горурлануын әйткән.
Россия чемпионаты финалында Казанның «Стрела - Ак Барс» клубы Мәскәүнең «Динамо» командасын 32:30 исәбенә җиңде һәм шул рәвешле үз тарихында беренче тапкыр Россия чемпионы булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез