Рөстәм Миңнеханов студентларны бәйрәм белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык студентларны Студентлар көне белән котлады. Котлау видеоролигын ул үз Телеграм-каналына урнаштырган.

«Бәйрәм белән, кадерле студентлар! Тырышыгыз, укыгыз, иҗат итегез! Укуыгызда уңышлар, якты вакыйгалар, зирәк остазлар һәм тугры дуслар телим!» – дип язган Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре