Татарстан Рәисе әйтүенчә, банкротлык социаль киеренкелек артуга һәм салымнар түләнмәүгә китерә. Моңа бәйле рәвештә, икътисад үсеше күрсәткечләрен киметмичә, тиешле чаралар күрергә, финанс дисциплинасын ныгытырга кирәк. Бу хакта ул Татарстан Арбитраж судының узган елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган утырышта әйтте.
Төп саннар турында суд рәисе Виталий Гыйльметдинов сөйләде. 2025 елда Татарстан Арбитраж судына 46 мең 87 гариза кергән. Бу 2024 елдагыга караганда – 12,8 процентка, 2023 елдагыга караганда 22,5 процентка күбрәк. Ел дәвамында 38 мең 858 эш каралган.
Барлык каралган эшләрнең 47 проценты – гражданнарның хокук мөнәсәбәтләренә бәйле икътисадый бәхәсләргә, 34 проценты – банкротлык турындагы эшләргә, 15 проценты – административ һәм башка төрле хокукый мөнәсәбәтләргә бәйле икътисадый бәхәсләргә, 4 проценты административ хокук бозулар турындагы эшләргә кагыла. 2024 ел белән чагыштырганда, товар китерү, товар ташу һәм иминият килешүләренә, халыктан, оешмалардан мәҗбүри түләүләрне түләттерү һәм санкцияләр буенча каралган эшләрнең артуы күзәтелгән. Былтыр оешмаларның банкротлыгы, энергия белән тәэмин итү килешүләре, интеллектуаль хокукларны яклауга, салым законнарына һәм таможня законнарына бәйле бәхәсләр буенча каралган эшләр саны кимегән.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, барлык кыенлыкларга да карамастан, Татарстан икътисадый үсешне тәэмин итә алды. «Икътисадый үсешкә һәм инвестицион мохиткә эшкуарларның суд системасына ышанычы тәэсир итә. Татарстан Арбитраж суды хуҗалык итүче субъектларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен ышанычлы яклауны тәэмин итә», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, интеллектуаль милек өлкәсендәге бәхәсләр намуссыз көндәшлек яки хокуктан явызларча файдалану коралына әверелергә тиеш түгел.
– Моңа аерым игътибар бирергә телим, чөнки бу турыдан-туры республика имиджына һәм инвестицион мохиткә йогынты ясый, – диде Татарстан Рәисе.
Ул ассызыклаганча, суд карарларын үтәү мәсьәләсе мөһим булып кала. «Судка мөрәҗәгать итүнең төп максаты – хокукларны торгызу һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау. Суд кабул иткән карарлар вакытында һәм тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Бу уңайдан Суд приставлары хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итәргә, шулай ук эшнең яңа формаларын эзләргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
2025 елда Татарстанда банкротлык турында эшләр
*Гражданны банкрот дип тану турында 16 мең 346 гариза кергән (+29,2%),
12 мең 553 эш каралган (+ 45,4%).
*Юридик затларны банкрот дип тану турында 573 гариза кергән (- 38,6%)
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез