Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов СВО ветераннары арасында Татарстан Рәисе Кубогы этабы җиңүчеләрен котлады

Рөстәм Миңнеханов СВО ветераннары арасында фиджитал-спорт буенча Татарстан Рәисе Кубогының II этабы җиңүчеләрен котлады.

«Республикада махсус хәрби операция ветераннары арасында Рәис кубогы уза. Фиджитал-спорт буенча ярышлар тәмамланды инде! Җиңүче команданы котлыйм!» - дип язган ул МАКСтагы  каналында.

«Мондый чаралар – аралашу һәм спорт белән актив шөгыльләнү өчен менә дигән мәйданчык», – дип белдерә Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, фиджитал-спорт буенча махсус хәрби операция ветераннары арасында ТР Рәисе Кубогы этабында тугыз сәгатьлек ярышлар нәтиҗәсендә Казан, республиканың Биектау һәм Зәй районнарыннан килгән Retro Squad командасы җиңүче булды.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре