Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов СВО ветераннарының һөнәри үсешенә ярдәм итәргә вәгъдә бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» икенче чемпионатының ярыш мәйданчыкларында булды. Бу хакта ул МАКСтагы каналында хәбәр итте.

Быел чемпионат Россиянең 86 төбәгеннән килгән 600дән артык катнашучыны берләштерде. Берничә көн дәвамында алар 21 компетенциядә һөнәри күнекмәләрен күрсәтте, алар арасында электромонтаж, слесарьлык эше, автомобильләр ремонтлау һәм башка кирәкле белгечлекләр бар.

Фото: max.ru/rustamminnikhanov

Миңнеханов ярышларда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм республиканың аларның казанышлары белән горурлануын әйтте.

Ул шулай ук Татарстанда киләчәктә дә махсус хәрби операция ветераннарының һөнәри үсеше өчен барлык кирәкле шартлар тудырылачагын искәртте. Республика Рәисе сүзләренчә, фронттан кайткан һәркем кайгыртучанлыкны һәм ярдәмне тоярга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов чемпионат барышында алган белемнәр һәм күнекмәләр махсус хәрби операция ветераннарына алдагы уңышлары өчен ныклы нигез булачагына ышанычын белдерде.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре