Бүген Казан дәүләт медицина университетында реабилитация һәм спорт медицинасы кафедрасы хезмәткәрләре Рөстәм Миңнехановны махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилитацияләү җайланмасы – “Реабилитек” белән таныштырды.
Әлеге прибор ампутация кичерүчеләргә тизрәк – гадәттәгедән 2-3 атнага алданрак протез әзерләүгә керешү мөмкинлеге бирә. Бу исә пациентның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм тормышка җайлашуны җиңеләйтүгә ярдәм итә.
Механотренажер балтыр сөяге буынына операция кичерүчеләр һәм сеңерләренә зыян килүчеләрне тергезү өчен билгеләнгән. Тренажер реабилитация чорын кыскартырга, авыртуны киметергә, физик хәрәкәтләргә җайлашуны җиңеләйтергә ярдәм итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез