Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Сынаулар чорында Россия халыкларының бердәмлеге аеруча мөһим»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасын, бүгенге шартларда кешеләребез арасындагы үзара теләктәшлекнең әһәмиятенә басым ясап, республика халкына рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде.

“2026 ел Россия халыкларының һәм илебезнең барлык гражданнарының бердәмлеге билгесе астында уза. Сынаулар чорында аеруча мөһим бу”, - диде республика җитәкчесе. Рөстәм Миңнеханов ныклык өчен, дәүләткә һәм алгы сызыктагы хәрбиләргә ярдәм итеп килгән өчен, шулай ук республика үсешенең нигезе булып торучы нәтиҗәле хезмәтләре өчен татарстанлыларга рәхмәт белдерде.  “Татарстанда яшәүче барча кешегә, тышкы басым һәм кыенлыклар шартларында үзара теләктәшлек өчен, дәүләткә һәм алгы сызыкта безне саклаучыларыбызга ярдәм итүдәге ныклыгы өчен, шулай ук һәрвакыт югары нәтиҗәләрнең һәм алга таба эзлекле үсешнең нигезенә әйләнгән яңаны булдыру юлындагы хезмәтләре өчен тирән рәхмәт белдерәсем килә", – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе. Ул: “Сезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм”, – дип, республика халкына татар телендә  мөрәҗәгать итте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре