Табиблыкка укытучыларга – рәхмәт, вузга – орден. Белем көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина университеты студентларын бәйрәм белән котлады. Ул уку йортына дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды.
– Сез Россиянең иң борынгы һәм абруйлы медицина вузларының берсендә укыячаксыз, – диде Рөстәм Миңнеханов бәйрәм тантанасында катнашкан беренче курс студентларына. – Алдагы елларда сезгә гаять катлаулы, әмма шул ук вакытта игелекле һәм кирәкле табиб һөнәрен үзләштерергә туры киләчәк. Тәҗрибәле укытучылар һәм остазлар җитәкчелегендә сез барлык кыенлыкларны җиңәрсез һәм үзләрен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаучыларга кушылырсыз, дип ышанам.
Ул искәрткәнчә, югары мәктәпне үстерү – республикада һәрвакытта да өстенлекле юнәлешләренең берсе булып торды.
– Медицина белеме һәм фәнгә аерым игътибар. Казан – илдә медицина юнәлешендәге берьюлы өч югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы булган өч шәһәрнең берсе. Дөньяның бер генә шәһәрендә дә Казандагы кебек табиблар хөрмәтенә аталган бу кадәр күп урам юк, – диде Татарстан Рәисе.
Республикада медицина белеменең төп нигезе ул – әлбәттә, әлеге тармак өчен 200 елдан артык белгечләр, илебезнең сәламәтлек саклау системасы өчен күренекле зур галимнәр әзерли торган Казан дәүләт медицина университеты. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, әлеге вузны тәмамлаган Груздев, Миславский, Семашко, Вишневский кебек шәхесләр уку йорты данын ил буенча гына түгел, ә аннан читтә дә танытты.
Татарстанның сәламәтлек саклау системасын оештыруда университет тоткан урынны да бәяләп бетереп булмый. Әлеге вуз ярдәме белән республикада табиблар саны күп тапкырлар артты, ә югары сыйфатлы медицина ярдәмен иң ерак районнарда яшәүчеләр дә ала, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе югары уку йортының Бөек Җиңүгә керткән өлешен аерым әйтте.
– Вузны тәмамлаган 1700 дән артык кеше яу кырында һәм госпитальләрдә Кызыл армия солдатларының гомере өчен фидакарьләрчә көрәште. Ә югары уку йорты үзе фронт һәм тыл өчен медицина кадрлары әзерләүдә әйдәп бара торган үзәкләрнең берсенә әверелде. Казан дәүләт медицина университеты коллективы хәзер дә югары дәрәҗәдә ватанпәрвәрлек һәм гражданлык җаваплылыгын күрсәтүен дәвам иттерә. Махсус хәрби операция барышында студентлар, югары уку йортын тәмамлаучылар, беренчеләрдән булып, безнең хәрбиләргә, шулай ук яңа территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәмгә килде. Ковид пандемиясе чорында югары уку йорты вәкилләре, «кызыл зона»дагы эш урыннарында сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, күп авыруларның гомерен саклап калды, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул уку йортының киләчәктә дә республикада медицина белеме бирү һәм кадрлар әзерләүдә әйдәп бара торган үзәк булачагына ышаныч белдерде һәм вузга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды.
Биредә үк Рөстәм Миңнехановка уку йортындагы инновацияле проектларны тәкъдим иттеләр. Татарстан Рәисе студентлар оешмалары күргәзмәсе белән дә танышты.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез