Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон белән Таҗикстан белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү турында сөйләште. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар сәүдә-икътисадый өлкәдә һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алышкан. “Татарстанның төп компанияләренең сезнең ил базарында тоткан урынын киңәйтү белән кызыксынабыз”, – дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов.
Эмомали Рахмон билгеләп үткәнчә, Таҗикстан төбәкләр хезмәттәшлеге мәсьәләсен төп игътибар үзәгендә тота. “Россия белән сәүдә әйләнешенең гомуми күләмендә Татарстан өлеше 50 миллион доллар тәшкил итә. Бу күрсәткечне арттырырга кирәк”, – дигән ул.
Исегезгә төшерәбез: Таҗикстан лидеры Татарстан башкаласына Россия Президенты Владимир Путин чакыруы буенча килде. Ул саммитның аутрич форматындагы чараларында катнашачак.
Рахмон әйтүенчә, саммитны уздыру урыны итеп Казанның сайлап алынуы аның янә аерым статуска ия булуын күрсәтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез