Рөстәм Миңнеханов Тәлгать Таҗетдинга мактаулы бүләк тапшырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты.

 Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Тәлгать Таҗетдингә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медален тапшырды. Мөфти әлеге бүләккә рухи-әхлакый традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән аерым өлеше өчен лаек булды. Татарстан Рәисе дин әһеле белән очрашуны зур мәртәбә дип атады һәм Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисенең борынгы Болгар шәһәрен торгызуны гамәлгә ашыруда һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгын үстерүдә роленә аерым игътибар белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре