Очрашуда Татарстан Республикасы һәм мәгълүмат агентлыгы арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Андрей Кондрашовка республика тормышын һәрьяклап яктыртуы, төп проектларга һәм инициативаларга һәрвакыт даими ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде. Ул ТАСС Татарстандагы эре форумнарның мәгълүмати партнеры булуын билгеләп үтте. Алар арасында "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum" халыкара икътисадый форумы, күптән түгел узган Россия - АСЕАН саммиты һәм башкалар бар.
ТАСС генераль директоры үз чиратында мәгълүмат агентлыгының республика белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын ассызыклады.
Әңгәмә барышында яклар уртак проектлар, шул исәптән журналистлар өчен стажировкалар һәм квалификация күтәрү курсларын оештыру буенча фикер алыштылар, шулай ук Татарстан белән ТАСС арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне яңартырга килештеләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез