Рөстәм Миңнеханов «ТАССРның 100 еллыгы» метростанциясе төзелеш мәйданында эш барышы белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының «ТАССРның 100 еллыгы» станциясе төзелеш мәйданында булды. Бу хакта 

Казан метрополитенының «Тулпар» («Сахаров») станциясеннән «ТАССРның 100 еллыгы» станциясенә кадәр беренче участок төзелеше ничек һәм нинди темплар белән баруы турында «Казметрострой» ААҖ генераль директоры Марат Рәхимов сөйләде. Ул Казан метрополитенының икенче линиясен үстерү схемасын тәкъдим итте, бүген кулланылган көчләр һәм ресурслар белән таныштырды.

Аннары «ТАССРның 100 еллыгы» («Фучик») станциясендә «Айсылу» тоннель казу комплексын эшләтеп җибәрделәр. Чираттагы метро станциясенең төзелеш мәйданында Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм башкалар да катнашты.

Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкы исеменнән Рөстәм Миңнехановка Казан метрополитены үсеше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Төзелешнең чираттагы этабы тәмамланды. Бу казанлылар өчен мөһим, зур рәхмәт», – диде ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Казметрострой» ААҖ һәм «Метроэлектротранс» МУПның хезмәт коллективлары вәкилләре белән аралашты. Барлык метро төзелешендә катнашучыларга, шулай ук «Метроэлектротранс» хезмәткәрләренә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Казметрострой» ААҖ генераль директоры Марат Рәхимов алга таба эшләр планын – Универсиада авылы ягына метро төзелешен тәкъдим итте .

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре