«Масштаб таң калдыра: Россиянең 10 иленнән һәм 58 төбәгеннән килгән 400дән артык татар эшмәкәре. Иң мөһим темага – элемтәләрне ныгыту һәм бергәләп милли традицияләрне саклау турында сөйләштек», – дип билгеләп үтте Миңнеханов MAX мессенджерындагы блогында, дип яза «Татар-информ».
«Дуслар, күбегез белән без инде таныш. Сезнең миссиягез бик мөһим: үз төбәкләрегездә эшмәкәрлекне һәм татар тормышын үстерүгә зур өлеш кертәсез», – дип ассызыклады ТР Рәисе.
«Алдагы эшләрегез дә нәтиҗәле булыр, дип ышанам. Сез безнең өчен рухи көч чыганагы һәм ныклы таяныч!» – дип өстәде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез