Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов татар халык бәйрәме Сабан туе белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар халык бәйрәме Сабан туен уздыру уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле дуслар!

 

Сезне татар халык бәйрәме Сабан туе уңаеннан ихлас котлыйм.

 

Зур уңышка һәм муллыкка тырыш хезмәт нәтиҗәсендә ирешелә. Буыннан-буынга тапшырыла килгән бу яшәеш кануны халкыбызның тормыш фәлсәфәсен хасил итә. Борынгыдан килгән күркәм гадәт буенча Сабан туенда без ил табынын икмәк, азык-төлек белән тәэмин иткән мөхтәрәм игенчеләрне һәм авыл эшчәннәрен олылыйбыз. Аларның фидакарь һәм игелекле хезмәтләре, туган җиргә тугрылыгы олы рәхмәткә һәм соклануга лаек.

 

Бәйрәм яшен-картын, олысын-кечесен, төрле мәдәният һәм дин вәкилләрен бер мәйданга җыя. Аның якты төсләрендә, шатлыклы көйләрендә гасырлар дәвамында аңлашып һәм дус яшәгән халыкларның язмыш җепләре бергә үрелгән. Сабан туенда, күпмилләтле Татарстан өчен хас булганча, төрле мәдәниятләрнең үзара багланышлар тәҗрибәсе чагылыш таба. Татар халкы бәйрәме чикләреннән чыгып, ул гомумроссия мәдәни мирасы җәүһәренә, бергәлек символына әйләнде, бу исә Россия халыклары бердәмлеге елында аерым бер мәгънә төсмере ала.

 

Халыкның кунакчыллыгы, гореф-гадәтләренең байлыгы, туган телнең матурлыгы һәм газиз көй-моңнары аша бу милли бәйрәм һәркемнең күңеленә юл таба. 

 

Сабан туе барыбызга да якты тәэсирләр бүләк итсен, яңа казанышларга рухландырсын һәм бердәмлегебезне ныгытсын!

 

Чын йөрәктән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, һәр гаиләгә иминлек һәм тынычлык телим.

 

Бәйрәм мөбарәк булсын!»

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре