Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Туган тел” Бөтенроссия татар теле укытучылары форумы утырышында катнашты.
“Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр. Мондый форумнар безгә бик кирәк. Күргәзмәне күрдем, күңелгә шундук тынычлык иңде. Халкыбызның якты киләчәгенә ышаныч бар”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, кыска гына вакыт эчендә республикада, Бөтендөнья татар конгрессында, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен, республикада яшәүче башка халыкларның телләрен саклау һәм үстерү комиссиясендә, шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгында нәтиҗәле эш алып барыла.
“Безгә шушы юнәлештә барырга кирәк. Телебез үзебезгә кирәк, ул тагын кемгәдер кирәк, дип уйларга ярамый. Үзебездән – гаиләдән, балалар бакчасыннан, мәктәптән башлыйсы. Укытучының тоткан урыны гаять зур. Укытучысыз булмый. Менә шундый форманы эзләп таптык, алга таба да аның буенча эшләячәкбез”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
“Халкыбызны үстерү һәм аның киләчәге хакына тырышыйк, татарлар турында бөтен дөнья белсен. Нәтиҗәләрегез – күзгә күренерлек. Сезгә зур рәхмәт!” – дип, Татарстан Рәисе дәүләт бүләкләре тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез