Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Бәхрәйн арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашкан. "Безнең позицияләр бик якын. Безнең ил өчен сезнең ярдәмегез бик мөһим", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов министрны партнерлык финанслау өлешендә республиканың перспектив проектлары белән таныштырды. Хәзер сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне киңәйтүнең яңа юлларын эзләргә һәм нефть өлкәсенә аеруча игътибар итәргә кирәк, диде ул.
Бәхрәйн Мәмләкәтенең Нефть һәм экология министры, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм Бәхрәйн Әмиреннән сәламләү сүзләрен җиткерде. «Безнең өчен турыдан-туры хезмәттәшлек бик мөһим, һәм без элемтәләребезне үстерүдә мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә әзер», - диде министр.
Шулай ук авыр нефть эшкәртү һәм экология өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез