Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 2,5 тапкыр үсте»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия республикасының эшлекле даирәсе вәкилләре белән очрашты. Чара Истанбулда Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды. Билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәренә китте.

Очрашуда Төркия ягыннан Anadolu Group, “Корума”, “Шишеджам”, “Хәят”, “Джошкуноз”, “Колуман”, “EKS Plywood Kontrplak” кебек зур холдинг җитәкчеләре, шулай ук Төркиянең Тышкы икътисадый элемтәләр комитетының Төркия-Россия Эшлекле советы, Төркиянең машина төзүчеләре ассоциациясе җитәкчеләре, Төркия парламенты – Бөек милләт мәҗлесе депутаты Мостафа Варанг та катнашты.

Кабул итүче якны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов мондый очрашуларның икътисадый элемтәләрне ныгыту һәм үстерүдәге әһәмиятен билгеләп үтте. “Татарстан безнең дәүләтләребез арасында нәтиҗәле бәйләүче буын булырга тырыша, – диде ул. – Төркия Республикасы – Татарстанның чит илдәге әйдәп баручы хезмәттәшләренең берсе”.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, былтыр ике арада товар әйләнеше 2,5 тапкыр диярлек үсеп, якынча 2,9 миллиард долларга җиткән. “Төркия компанияләре, аларның кайберләре бүгенге очрашуда да катнаша, республикага 2 миллиард долларга якын акча инвестицияләде”, – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов ышанычлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтеп, республиканың алга таба мондый үзара бәйләнешләргә ярдәм күрсәтүенә ышаныч белдерде. Сөйләшү барышында Татарстанда тормышка ашырылучы уртак проектлар һәм алдагы планнар турында да фикер алыштылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре