Абдуллаһ Әл Салих Казанга «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу өчен килгән.
Рөстәм Миңнеханов Россия-Әмирлекләр дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында динамик рәвештә үсә торган багланышларны билгеләп үтте. Ул апрельдә Әбу-Дабида Халыкара инвестицион форумда булуын һәм Әмирлекләр коллегаларына кунакчыллыклары һәм Татарстан делегациясе эшендә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерүен искәртте.
Республика Рәисе ассызыклаганча, БГӘ Президенты Галиҗәнап Шәйх Мөхәммәд бен Зәед Әл Нәхәйянның Казанга БРИКС саммитына визиты Татарстан өчен зур мәртәбә булды. «Без һәрвакыт аның багланышларыбызга, уртак проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итүен тоябыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнаша. Делегацияләр алмашына, сәнәгать предприятиеләре линиясе буенча элемтәләр ныгый, Дубайда Татарстан вәкиллеге эшли. Казанны БГӘ шәһәрләре белән туры авиаэлемтә бәйли.
Очрашуда үзара сәүдә номенклатурасын һәм күләмнәрен киңәйтү, инвестицияләр, ислам банкингы, хәләл индустрия өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез