Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына сайлауда тавыш бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирүдә катнашты. Ул сайлау участогына тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән килде, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау бүген, 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Фото: Татарстан Рәисе телеграм-каналы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре