Делегация составына Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев һәм Дәүләт Думасының Цифрлы үсеш һәм ясалма интеллект комитеты рәисе Александр Сидякин керде.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Воронеж өлкәсе 1995 елдан бирле партнерлык мөнәсәбәтләрен саклыйлар, ул вакытта икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде.
«Татарстанның һәм Воронеж өлкәсенең икътисад структурасы охшаш. Бу нефть химиясе сәнәгате, авиатөзелеш, энергетика, радиоэлектроника, авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате, төзелеш комплексы», – диде республика Рәисе.
Ул шулай ук Татарстанның төп икътисади күрсәткечләрен тәкъдим итте. Узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 5,73 трлн сумга җитте, 2,9 процентка артты. Сәнәгать җитештерүе күләме 6,3 трлн сумнан артып китте, ә сәнәгать җитештерүе индексы 11,6 процентка артты.
Авыл хуҗалыгының тулай продукциясе 404 млрд сум тәшкил иткән, төзелеш эшләре күләме 1 трлн сумнан артып киткән. Бер ел эчендә республикада 3,5 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез