Былтыргы нәтиҗәләр буенча республикада 700 мең тонна каучук, 13,7 млн шин, 1,7 млн тонна пластмасса җитештерелгән, 22,5 млн тонна углеводород чималы эшкәртелгән. Җитештерелгән химия һәм нефть химиясе продукциясенең гомуми күләме 1,8 трлн сумга бәяләнә. Бу узган елгы күрсәткечтән 20 процентка күбрәк. Казанышлар – тармакның 54 мең хезмәткәренең эш нәтиҗәсе. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Химиклар көне уңаеннан узган бәйрәмдә шул өлкәдә эшләүчеләрне котлады.
Рәис ассызыклаганча, Татарстан – илнең алдынгы химия һәм нефть химиясе үзәкләренең берсе. Республикадагы хезмәткәрләр, югары уку йортларында һәм тикшерү үзәкләрендә эшләүчеләрнең сәнәгать үсешенә зур өлеш кертүләрен дә билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстанда яңа технологияләр үсеше дә дәвам итә. Соңгы елларда гына да сәнәгый мөмкинлекләрне арттыру һәм яңарту өчен 100 млрд сум күләмдә акча җәлеп ителгән.
Быел «Казаноргсинтез» оешмасының барлыкка килүенә – 65 һәм беренче продукция җитештерә башлауга 60 ел тулды. Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән әйтсәк, завод төзелеше республикадагы химия тармагы үсешенә зур этәргеч бирә.
– Ярты гасырдан артык тарихы дәвамында предприятие коллективы данлы хезмәт юлын үтте. Бүген мин тармак ветераннарына тирән рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәм, – диде Рәис.
Ул шулай ук «СИБУР» компаниясе белән хезмәттәшлекне дә бәяләде:
– Компаниянең тәҗрибәсе безнең предприятиеләрнең базардагы урынын ныгытырга һәм Татарстанда химия һәм нефть химиясен алга таба үстерүгә яңа этәргеч ясарга мөмкинлек бирәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез