Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Индонезия инвестицияләрен җәлеп итәргә тели»

Джакартага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Индонезия-Татарстан» түгәрәк өстәлендә катнашты.

Очрашуны башлап, республика Рәисе Индонезия җитәкчелегенә илнең эшлекле даирәләре белән очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде. 

Ул искәрткәнчә, Татарстан Россия белән Индонезия арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә сизелерлек өлеш кертә, һәм монда делегацияләрнең үзара визитлары мөһим роль уйный. «Берничә өстенлекле юнәлешкә аерым тукталасым килә. Беренче чиратта, бу – безнең республиканың икътисадый проектларына Индонезия инвестицияләрен җәлеп итү. Татарстанда моның өчен яхшы инфраструктура булдырылган», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан сәнәгать предприятиеләре үз продукцияләрен Индонезия базарына чыгарырга әзер. 

Моннан тыш, республика Рәисе хәләл индустриягә аерым тукталды. Индонезиянең дөньяда иң зур мөселман иле булуын исәпкә алып, республика уртак җитештерүләр булдыру, хәләл продукцияне экспортка җибәрүне киңәйтү, шулай ук аны Көньяк-Көнчыгыш Азия базарларына чыгару өчен инфраструктураны һәм логистиканы үстерү белән кызыксына. 

«Бүгенге түгәрәк өстәл системалы эшнең башы булыр дип өметләнәм. Сезне республикабыз белән хезмәттәшлеккә чакырам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре