Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа составының өчтән бер өлешен раслады

Иҗтимагый палатаның яңа составының өчтән бере расланган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз указы белән ТР Иҗтимагый палатасының 20 әгъзасын – аның составының өчтән бер өлешен раслады. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

Татарстан Иҗтимагый палатасы 60 әгъзадан тора. Шуларның өчтән берен – Татарстан Рәисе, икенче өчтән берен – Татарстан Дәүләт Советы, ә калган өчтән берен – Иҗтимагый палатаның инде расланган әгъзалары сайлый.

Иҗтимагый палатаның яңа составына түбәндәгеләр керде:

– Әлфия Вәлиева («Ак Барс Созидание» хәйрия фонды директоры);

– Азат Гайнутдинов (ТР Лаеш районының «Родной край – Туган як» якташлык берләшмәсе рәисе);

– Зөфәр Дәүләтшин («Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» иҗат берләшмәсе махсус хәбәрчесе);

– Роман Донцов (Рус православие иске обрядчылар чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе кафедраль соборы настоятеле, идарә эшләре җитәкчесе);

– Ләйсән Засыпкина ( «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең ТР бүлекчәсендә стратегик үсеш буенча рәис урынбасары);

– Тимур Какохо (Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе);

 Арман Костанян («Иннополис» лицееның директоры);

– Мария Крюкова (ТР Яшьләр үзәгенең «УРАМ» яшьләр экстрим-паркы директоры);

– Любовь Мишина (Россия Пенсионерлар берлегенең ТР буенча төбәк бүлеге рәисе);

– Анна Мөбәрәкшина («Без бергә» авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм фонды директоры һәм «Медик-волонтерлар» хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе координаторы);

 Әнвәр Мөхәммәтҗанов (ТР хәрби-спорт әзерлеге һәм патриотик тәрбия үзәгенең филиалы инструктор-методисты, махсус хәрби операция ветераны);

– Ольга Павлова («Динамо» спорт җәмгыятенең ТР бүлекчәсе рәисе киңәшчесе);

– Илнур Рәхимов («Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры);

– Владимир Самойленко (Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе Свято-Тихонов мәхәлләсе настоятеле);

– Альберт Сафиуллин (Әфганстандагы хәрби чаралар ветераны, «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының җәмәгать советы әгъзасы);

– Римма Сыдыкова («Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының ТР филиалы социаль координаторы);

– Александр Терентьев (Россия Хәрби-тарихи җәмгыятенең ТР буенча региональ бүлеге рәисе киңәшчесе);

– Асия Тимирясова (В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры);

– Илфар хәзрәт Хәсәнов (Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары);

– Дмитрий Шиллер (ТР буенча Рус географик җәмгыяте региональ бүлеге рәисе).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре