Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан казанышларына лаеклы бәя бирелә»

Бүген Казанда Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләренең XI Советы утырышы узды. Биредә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Ул утырышта катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

«Безнең өчен мондый дәрәҗәдәге очрашуны үткәрү зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Утырышны Казанда уздыру республиканың халыкара форумнарны оештырудагы тәҗрибәсен тану турында сөйли һәм безнең казанышларга лаеклы бәя бирә», – диде Рөстәм Миңнеханов. Россиянең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе буларак, Татарстан халыкара икътисадый эшчәнлектә актив катнаша һәм БДБ илләре партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерә, дип ассызыклады Рәис.

 

– Хәзерге вакытта җинаятьчелеккә каршы көрәштә көчләрне берләштерү мөһим. Илдә җинаятьчел вәзгыятьне күз уңында тотуда Советның роле бәяләп бетергесез. Совет бердәмлек киңлекләрендә пенитенциар системаларны үстерү тармагын билгеләүче карарлар кабул ителә торган абруйлы мәйданчыкка әверелде. Нәкъ менә шундый мәйданчыклар аша заманча проблемаларга каршы торуның бердәм юнәлеше төзелә, җәзаларны үтәү механизмы камилләштерелә һәм хокукый хезмәттәшлек ныгый, – ди Рөстәм Миңнеханов. Россия юстиция министры Константин Чуйченко үз чыгышында исә Татарстанда 2027-2030 елларда Россиядә беренче булып төзәтү учреждениеләренең берничә төрен һәм тикшерү изоляторын берләштерәчәк учреждение төзергә җыенуларын әйтте. Аның сүзләренчә, объектны төзү турындагы карарны Россия Хөкүмәте август аенда кабул иткән. Учреждение 3 мең кешегә исәпләнгән. Бер турында төрле режимлы төзәтү колонияләре, шулай ук тикшерү изоляторы урнаштырачаклар. «Биредә хөкем ителүчеләр эшли, яңа һөнәрләр, кирәкле медицина һәм мәгариф хезмәтләрен ала алачак», – дип аңлатты Юстиция министры.

 

Проектның тагын бер үзенчәлеге дип министр бирегә транспорт белән барып җитү уңайлылыгы һәм туганнары белән озак һәм кыска вакытлы күрешү өчен биналар булуын атады. Аның сүзләренчә, бу хөкем ителүчеләргә гаиләләре белән аралашырга ярдәм итәчәк.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре