Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тулы вәкиллекле уртак утырышында катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе бүлекчәләренә 20 данә яңа техника – янгын сүндерү автоцистерналары, авария-коткару автомобильләре, катлаулы юллардан йөрешле җиңел автомобильләр, кар машиналары һәм кече суднолар тапшырды.
Узган елның төп нәтиҗәләре турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елда республика территориясендә 4217 янгын теркәлгән, аларда 115 кеше һәлак булган, 202 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган ел белән чагыштырганда янгыннар саны 15%ка һәлак булучылар – 19% ка, җәрәхәтләнүчеләр 1,5%ка кимегән. Янгыннарның төп сәбәпләре элеккечә: ут белән саксыз эш итү (48%), шулай ук электр җайланмаларын (30%) һәм мичләрне (14%) урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Былтыр Татарстан сулыкларында 82 кешенең гомере өзелгән. Кече суднолар катнашында 10 авариядә 5 кеше һәлак булган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган ел республикада зур чараларның күп булуын искә алып, иминлек тәэмин итүдә катнашкан коткаручыларга рәхмәт әйтте. Аның сүзләренә караганда, бүген төп бурыч – махсус хәрби операцияне уңышлы тәмамлау. Татарстан дәүләтнең оборона сәләтен һәм иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. «Киев режимы тарафыннан сугыш алып баруның террорчылык алымнары кулланыла, гражданлык объектларына һөҗүм ясала, тыныч халыкка куркыныч яный. Безне куркытырга һәм эчтән хәлсезләндерергә тырышуга каршы җәмгыятьнең бердәмлеге белән җавап бирәбез. БПЛА һөҗүмнәре нәтиҗәләрен бетергәндә күрсәткән батырлыклары өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикага пилотсыз очкычлар һөҗүме халыкның иминлеген тәэмин итү өлкәсендә әле күп эшләр башкарасы барлыгын күрсәтте. Татарстан Иминлек Советының февральдә узасы утырышында шул хакта сөйләшәчәкләр.
«Узган ел янгыннар саны һәм аларда кешеләрнең үлеме кимеде. Күзәтчелек-профилактика чаралары комплексы, шулай ук янгын сүндерү хезмәте бүлекчәләренең оператив эш күрсәткечләрен яхшырту вәзгыятьне сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирде. Бу – коткарылган кеше гомерләре һәм сакланган мөлкәте!», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе «хәбәрче куйдыр – якыннарыңны якла!» акциясен гамәлгә ашыру темпларын уңай бәяләде. Урнаштырылган автоном янгын хәбәрчеләре үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде. Узган ел гына да янгын чыгу турында вакытында хәбәр ителгән 10 очрак теркәлгән, бу 21 кешенең, шул исәптән 6 баланың гомерен саклап калынган. Рөстәм Миңнеханов бу мөһим эшне дәвам итәргә өндәде.
Судагы бәхетсезлек очракларына килгәндә, аларның саны артмаса да, халык белән профилактик эшне көчәйтергә кирәк. Республика Рәисе ассызыклаганча, су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен яңа пляжлар булдыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк. «Шулай ук кече суднолар белән вәзгыятьне игътибардан ычкындырырга ярамый. Алар саны арта, ә аларның хуҗаларының үз-үзләрен тоту культурасы кими», – диде Татарстан Рәисе.
Быел берничә юбилей датасы билгеләп үтелә. Төп бәйрәм – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы. «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35 еллыгы һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 еллыгы. Бу мөһим вакыйгаларны, хөрмәтле ветераннарыбыз турында онытмыйча, яңа уңышлар белән лаеклы билгеләп үтү мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез