Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Кулланучылар берлеге – Россиядә әйдәп баручы оешма»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» халыкара кулланучылар кооперациясе форумының пленар утырышында «ХХІ гасыр кооператив экосистемасы: мәгариф, бизнес һәм технологияләрне интеграцияләү» темасына чыгыш ясады. Чара «Казан Экспо»да узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, форум Россия кулланучылар кооперациясенең 195 еллыгына һәм Татарстан кулланучылар берлегенең 110 еллыгына багышланган юбилей чараларында төп вакыйга. "Кулланучылар кооперациясенең бай тарихы бар. Анда уңышлы үсеш этаплары да, сынау еллары да булды. Дөрес төзелгән эш һәм кооператорларның көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсендә без әлеге уникаль системаны саклап кала алдык. Нәтиҗә буларак, бүген Татарстан Кулланучылар берлеге илдә әйдәп баручы кулланучылар оешмасы булып кала. 2020 елдан күрсәтелә торган хезмәтләрнең гомуми күләме 1,6 тапкырга артты», - диде республика Рәисе һәм ил җитәкчелегенә тармакка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика кооперативларны үстерү өчен барысын да эшли. "Миңа үземә кулланучылар кооперациясе системасында эшләргә насыйп булды, һәм мин сезнең авыл үсешенә никадәр җитди өлеш кертүегезне, нинди катлаулы шартларнга юлыгуыгызны бик яхшы аңлыйм. Шуңа күрә республика кулланучылар кооперациясенә без ел саен махсус автотранспорт сатып алу, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү өчен блок-модуль пунктлар төзү, җитештерү эшчәнлегенә субсидияләр бирү, кооперативларыбыз чыгымнарын каплау өчен зур күләмдә ярдәм күрсәтәбез. Әлеге ярдәм дәвам итәчәк", - диде Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, кооперация эше, дистә еллар элек кебек үк, авылның социаль тотрыклылыгына һәм сакланышына, буыннар һәм традицияләр бәйләнешенә турыдан-туры йогынты ясый. Шуңа күрә Татарстан кулланучылар берлеге оешмаларының эше республиканың барлык 43 районында да тәэмин ителә. Кооператорларның мөһим социаль миссиясе - татарстанлыларны, бигрәк тә ерак һәм аз халык яшәгән пунктларда, товарлар белән тәэмин итү. 1300дән артык торак пунктка автолавкалар кирәк. Моның өчен зур автолавкалар паркы булдырылды, ул вакытында яңартыла, авыл кибетләре төзелә.

Рөстәм Миңнеханов «КООП ОКОЛО» кибетләре челтәрен булдыру проектын аерым билгеләп үтте, ул Россиянең үзәк берлеге һәм Х5 компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Әлеге проект ярдәмендә авыл халкы җәяү барып җитәрлек дәрәҗәдә заманча сервис һәм арзан бәядән товарлар ала, ә кооператорлар - үсеш өчен яңа мөмкинлекләр. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан Кулланучылар берлеге эшчәнлегенең барлык төп төрләре тотрыклы үсеш күрсәтә. Узган ел әзерләү әйләнеше 10%ка арткан һәм 14 млрд сумнан артып киткән. Әзерләүләр нәтиҗәсендә авыл кешеләренә гарантияле керем тәэмин ителә, ә кооператив сәүдә һәм сәнәгать сыйфатлы һәм һәркем сатып ала алырлык чимал белән тәэмин ителә.

Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге халыкка бәрәңге һәм яшелчә орлыкларын бушлай бирә, ә артык уңышны район кулланучылар җәмгыятьләре республика шәһәрләрендәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сату өчен сатып ала. Җитештерү эшчәнлеге актив үсә. Мәсәлән, кооператорлар халыкка һәркөнне 100 тоннадан артык икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре китерүне тәэмин итәләр. Соңгы елларда җитештерү структурасында продукциянең кайбер төрләрен чыгару бермә-бер артты. Яңа цехлар эшли башлады, шул исәптән яңа төр товарлар чыгаручы цехлар да. Эшнең мөһим юнәлеше - җәмәгать туклануын оештыру. Биредә кооператорлар, туклануның яңа форматларын кертеп, социаль юнәлешле бурычларны сервис сыйфатына заманча таләпләр белән уңышлы яраштыралар. Моннан тыш, район кулланучылар җәмгыятьләре көче белән социаль учреждениеләрдә туклануны оештыру буенча да зур эш алып барыла.

"Бүгенге көнгә төп бурыч - ирешелгән темпларны саклап калу һәм кулланучылар кооперациясенең алга таба үсешен тәэмин итү. Моның өчен халыктан сатып алулар күләмен арттырырга, җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтергә, югары технологияле һәм тирән эшкәртүне гамәлгә кертергә, сәүдә инфраструктурасын нәтиҗәле файдаланырга, җәмәгать туклануы форматларын үзгәртергә, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүнең яңа төрләрен үстерергә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Кулланучылар берлегенең төп байлыгы - көн саен үз хезмәтләре белән һөнәрләренә һәм авыл тормышына тугрылыкларын исбатлаучы кешеләр. Бүген бу 36 мең пайчы һәм 3 мең хезмәткәр. "Без аңлыйбыз, заманча кооперация узган практикаларга гына таяна алмый. Яшьләр - кулланучылар кооперациясенең киләчәге. Яңа буын кадрларын әзерләү - безнең стратегик бурычыбыз", - диде Татарстан Республикасы Рәисе.

Бүген Татарстанда бу юнәлеш буенча системалы эш алып барыла. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә мәктәпләрдә һөнәри юнәлешне иртә тәэмин итү өчен агротехнологик сыйныфлар ачыла: 2025 елда 20 сыйныф һәм 2026 елда 36 сыйныф. Эшче һөнәрләре әзерләү өчен техникумнар һәм көллиятләрнең киң челтәре булдырылды, ул республиканың барлык районнарын диярлек колачлый.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, кулланучылар кооперациясе өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсендә төп роль Казан кооператив институтына бирелә.

"Татарстан Үзәк берлеге белән берлектә анда барлык кирәкле шартларны тудырды. Институтка даими ярдәм күрсәткәне һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләренә игътибары өчен Үзәк берлеккә рәхмәт белдерәм. Институтта агымдагы елда технопарк булдырылды, анда мәгариф, фән һәм кооператив секторның реаль сораулары берләштереләчәк. Биредә студентлар цифрлы технологияләр һәм ИТ өлкәсендә яңа компетенцияләр алалар. Ышанам ки, бу күнекмәләр аларга тармак трансформациясенә нәтиҗәле өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк», - диде республика Рәисе.

Ул чыгарылыш укучыларын авылда кооперация системасында калдыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Әлегә Татарстанның кулланучылар кооперациясе оешмаларында институтны тәмамлаган 178 кеше эшли.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, моның өчен максатчан студентлар җыю буенча системалы эш оештырырга, укуны Татарстан Кулланучылар берлеге оешмаларында эшләү белән бергә алып бару өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу - институт, Татарстан кулланучылар берлеге, район башлыклары һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы өчен уртак бурыч. Үз чиратында, республика яшь белгечләргә тиешле ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк. Аерым алганда, бер мәртәбә түләү башкарыла.

"Татарстанда эшләүче мәгариф экосистемасы цифрлы трансформация һәм кооператив эшкуарлыкны үстерү бурычларын хәл итәргә сәләтле компетентлы кадрлар әзерләргә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә белемле һәм мотивацияле кадрлар тармакның тотрыклы үсеше өчен нигез булачак. Республика Россия кулланучылар кооперациясенә үз өлешен кертүен дәвам итәчәк һәм үз тәҗрибәсен таратырга әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов.

РФ Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов форумда катнашучыларга Россия Президенты сәламләвен укыды. Владимир Путин үзебезнең ил кооперациясе, үткән заман традицияләрен саклап һәм үстереп, киләчәктә дә азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә, конкурентлыкка сәләтле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарын камилләштерүгә, мөһим социаль проблемаларны хәл итүгә, авылда яңа эш урыннары булдыруга җитди өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерде.

Утырыш кысаларында шулай ук Халыкара кооператив альянс Президенты Ариэль Энрике Гуарко (Аргентина), Россия Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Шевелкина, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, шулай ук Кулланучылар кооперациясе халыкара форумының амбассадорлары - Италия киноактрисасы Орнелла Мути һәм Бразилия актрисасы Луселия Сантос чыгыш ясады.

Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Зубов тармак хезмәткәрләрен дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән билгеләп үттеләр. Шулай ук Татарстан Кулланучылар берлегенә «Эшчәнлек тармакларын нәтиҗәле үстергән өчен» бөтенроссия ярышлары йомгаклары буенча гомуми эшчәнлекне үстергән өчен Россия Федерациясе Үзәк берлегенең күчмә байрагын тапшырдылар, диелә ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәрендә. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре