Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Кытай провинцияләре белән җиде килешүгә кул куйды»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Коммунистлар партиясе Синьцзянь-Уйгур автономияле районы комитеты Секретаренең форум делегатлары белән очрашуында чыгыш ясаган. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Россия делегациясенә карата зур игътибар күрсәтелүе өчен рәхмәт белдергән.
- Соңгы елларда Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр моңарчы күрелмәгән биеклеккә күтәрелде. Безнең хезмәттәшлек – бүгенге дөньяда дәүләтара мөнәсбәтләрне кору үрнәгенә әйләнде, – дигән ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан бу мөнәсәбәтләргә үзеннән саллы өлеш кертеп килә. Казан Кытайдагы 6 шәһәр белән тугандашлык элемтәләрен ныгыта, Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшләп килә.

– Татарстан Кытай провинцияләре белән җиде килешүгә һәм муниципаль берәмлекләр арасындагы күп кенә документларга кул куйды, – дип билгеләп үткән Татарстан Рәисе.
Татарстан, инвестицияләр җәлеп итү өчен уңайлы төбәк буларак, чит дәүләтләр безнең белән торган саен күбрәк кызыксына. Республика ЭКСПО күргәзмәсендә яңа партнерлар табуына шат булачак, дип йомгак ясаган сүзенә Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре