Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан - мәктәп челтәрен яңарту буенча илдә алдынгыларның берсе

Бүген, яңа уку елы башланыр алдыннан, Татарстанда алты яңа мәгариф объекты ачылды. Тантана видеоэлемтә режимында «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов катнашты. 

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф системасының яңа уку елына әзерлеге турында сөйләде. Быел мәктәпкә 44 мең беренче сыйныф укучысы барачак. 1 сентябрьдә парталарга 511 меңнән артык бала утырачак. Барлык мәгариф учреждениеләре дә кадрлар белән тәэмин ителгән.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан мәктәп челтәрен яңарту темплары буенча илдә алдынгыларның берсе статусын ышанычлы саклый. 2010 елдан башлап республикада 115 гомуми белем бирү объекты төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Бу - 75 меңнән артык яңа укучылар урыны.

„Илкүләм проектлар һәм федераль программалар, республика бюджеты акчалары, шулай ук Россия Федерациясенең "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә яңа уку елына без алты яңа мәгариф объектын ачабыз", - диде республика Рәисе.

Ул Россия Президентына һәм федераль Хөкүмәткә мәгариф өлкәсендәге амбициоз проектларны гамәлгә ашыруда республикага системалы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

"Төзүчеләргә, проектлаучыларга һәм бу объектларда хезмәт куйган һәркемгә уку елы башына соңга калмыйча тапшыруыгыз өчен аерым рәхмәт белдерәм. Шулай ук педагогик коллективларга да рәхмәтем. Нәкъ менә сез яңа мәгариф киңлекләрен лаеклы эчтәлек белән тутырасыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанның мәктәпләр төзү тәҗрибәсен илнең күп кенә төбәкләре үзләштерә.

Айрат Гатиятов Татарстанда мәгариф өлкәсе үсешен югары бәяләде, шулай ук республика җитәкчелегенә югары белем бирү системасына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Буа, Әгерҗе, Минзәлә һәм Кукмара районнарында яңа мәктәпләр ачканнар, ә Бөгелмә районында уку йортларына өстәмә корпуслар файдалануга тапшырганнар. Видеоэлемтә iZum платформасы аша - Татарстан белгечләре тарафыннан эшләнгән.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәт

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре