Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан, барлык үзәк район хастаханәләренә 50 ашыгыч ярдәм автомобиле тапшырды.
«Безнең яхшы акция үткәрү, санитар автомобильләр тапшыру мөмкинлеге бар. Бүген биредә – 27 автомобиль. Алар барлыгы 50. Бу машиналарны «Sollers» компаниясе җитештергән. Планлы, контракт автомобильләреннән тыш, компания үзеннән дә ике машина бүләк итә», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Барлык автомобильләр дә Татарстанда җитештерелгән, аларда кирәкле бөтен җиһазлар, шул исәптән пациентларны реанимацияләүдә кулланыла торган җайланмалар да бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез