Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципалитетларына 100 автомобиль ачкычы тапшырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында смотр-конкурста җиңүчеләргә 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм дүрт Sollers Atlant автобусы ачкычларын тапшырды.

Тантаналы чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды, дип яза Татар-информ.

«Конкурста җиңгән җирлекләребезне котлыйсым килә. 15 ел эчендә без 3562 автомобиль тапшырдык инде. Бу теләк түгел, ә сезнең эшегезнең аңлаешлылыгы, оперативлыгы һәм нәтиҗәлелеге. Гражданнарның тормыш сыйфаты җирле үзидарә органнарының оперативлыгына бәйле», - дип белдерде Миңнеханов.

Сүзен йомгаклап, ул тагын бер тапкыр муниципалитетларны җиңүләре, шулай ук якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Федерация Советының Конституцион законнар һәм Дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас, үз чиратында, Татарстанда җирле үзидарә органнары дәүләт хакимияте органнарының терәге, дип белдерде.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре