Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть һәм газ химиясе форумын ачты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть һәм газ химиясе форумын ачты. Чара 26-28 август көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза.

Татарстан Рәисе сәламләү сүзендә искәрткәнчә, бүген фәнни-технологик мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдалану һәм республиканың тотрыклы икътисадый үсешен тәэмин итү аеруча мөһим. «Нефть һәм газ сәнәгате тармагы хезмәткәрләре көне алдыннан республикабызның зур халыкара тармак форумы үзәгенә әверелүе күркәм традициягә әверелде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренә караганда, быелны җыен Татарстанда фәнни-технолоник үсеш елына багышланган. «Форум мәйданы ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлекне дәвам иттерү, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, дөнья икътисадындагы геосәяси үзгәрешләр нәтиҗәләрен җиңү юллары турында сөйләшү өчен яхшы мәйдан булачак дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юдин сүзләренә караганда, әлеге мәйдан тәҗрибә алмашу, көн кадагындагы проблемалар турында уртага салып сөйләшү, тармакның үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен үзенчәлекле мәйданга әверелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре