Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан нефтьчеләре һәм газчылары иң катлаулы сынауларны лаеклы үтте

Татарстан нефтьчеләре һәм газчылары һәр чорда иң катлаулы сынауларны лаеклы үтеп, илне стратегик әһәмияткә ия ресурслар белән тәэмин итте. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада чыгыш ясаганда әйтте.

Татарстан Рәисе нефть-газ тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул аларның хезмәте илнең энергетик иминлеген һәм икътисади тотрыклылыгын тәэмин итүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

Быел Татарстанда девон нефте ачылуга 80 ел тулуы билгеләп үтелә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу республика тарихында мөһим борылыш булган. Дистә еллар дәвамында нефтьчеләр көчле фәнни-җитештерү һәм кадрлар потенциалы булдырган, ул бүген дә Россия үсешенең мөһим нигезләренең берсе булып кала.

Татарстан Рәисе тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, аларның фидакарь хезмәте, ныклыгы һәм һөнәрләренә тугрылыгы яшь буын өчен үрнәк булып тора.

Бүген Татарстанның нефть-газ комплексы республика икътисадының нигезе һәм Россиядә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендәге әйдәп баручы үзәкләрнең берсе санала. Узган ел республикада 34,5 млн тонна нефть чыгарылган. Шуның якынча өчтән ике өлеше Татарстандагы предприятиеләрдә эшкәртелгән, эшкәртү тирәнлеге 99 проценттан артып киткән.

Республикада җитештерелгән продукциянең өчтән бере нефть-газ комплексы предприятиеләренә туры килә. Узган ел тармакта 2,1 трлн сумлык продукция җитештерелгән.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук кече нефть компанияләренә, «Газпром» предприятиеләренә һәм «Транснефть-Прикамье»га рәхмәт белдерде. Ул аларның заманча технологияләр кертүгә, газлаштыруны үстерүгә һәм нефть белән нефть продуктларын ышанычлы ташуга керткән өлешен билгеләп үтте.

Татарстан Рәисе нефть-газ предприятиеләренең нәтиҗәле эше киләчәктә дә республика икътисады һәм социаль өлкәсе тотрыклы үсешенең мөһим шарты булачагына ышанычын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәтнең Татарстан нефть-газ сәнәгате үсешенең символы булуын да ассызыклады. Соңгы елларда шәһәрдә урамнар һәм җәмәгать киңлекләре яңарган, заманча спорт объектлары һәм гаилә белән ял итү урыннары барлыкка килгән.

Аерым игътибар Татарстанның Нефть югары мәктәбенә бирелде. Биредә белем бирү, фән һәм заманча технологияләр берләшә, нефть тармагының киләчәген билгеләячәк белгечләр әзерләнә.

Чара ахырында Рөстәм Миңнеханов нефть-газ сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре