Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе вазифаларын үтәүгә кереште

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы уза.

Иң элек, сәхнәгә тантаналы рәвештә Татарстан, Россия Федерациясе байраклары, шулай ук ТР Рәисе хакимияте символы булган штандарт чыгарылды.
Закон буенча, республика Рәисе үз вәкаләтләрен үтәүгә тантаналы шартларда ант биргәннән соң керешә. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәхнәгә Рөстәм Миңнехановны чакырды.

Рөстәм Миңнеханов Конституциягә кулын куеп ант бирде: «Татарстан Республикасының күп милләтле халкына тугрылыклы хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Конституциясен, федераль һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, Татарстан Рәисенең миңа йөкләнгән югары вазифаларын намус белән башкарырга тантаналы төстә ант итәм».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Голосование Миңнеханов рәис Татарстан Рәисе минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день раис сайлау

Көн хәбәре