Татарстан Республика көнен бәйрәм итүгә лаеклы әзерләнде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итүдә белдерде. «Казан Экспо»да узган чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич, Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм - Татарстан көне белән котлады. Ул Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиевне аеруча җылы сәламләде. Республика Рәисе Минтимер Шәймиевнең илебез һәм республика үсешенә зур өлеш кертүен ассызыклады. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, киләсе елга Минтимер Шәймиевнең 90 еллыгына багышланган чаралар планлаштырылган.
"Бу залда булган хөрмәтле Ватанны саклаучыларны сәламлисем килә. Без сезнең белән горурланабыз! Илебезнең иминлеге һәм киләчәге сезгә бәйле. Республикада сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. МХОдә һәлак булганнарның гаиләләренә аерым игътибар бирелә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Республика көне алдыннан Фигуралы шуу үзәге, Футболны үстерү үзәге, Кабан күле яр буендагы яңартылган участок, алты яңа мәгариф объекты һәм башка объектлар ачылды.
"Тынычлык, татулык һәм тотрыклылык - ул икътисад үсешенең нигезе. Барлык чакыруларга да без җаваплар табабыз", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Виктор Каранкевич татарстанлыларга Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко исеменнән котлау тапшырды. "Минем өчен монда булу зур дәрәҗә. Беларуссия белән Татарстан арасында ныклы дустанә элемтәләр, динамик рәвештә үсә торган сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Татарстан - Беларусьның мөһим партнеры. Безнең үзара файдалы хезмәттәшлекне алга таба үстерү буенча стратегик планнарыбыз бар",-диде вице-премьер.
Ирек Фәйзуллин үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстанда эре төзелеш проектлары гамәлгә ашырыла, ә республикага идарә итү моделе төбәккә күп еллар дәвамында тормыш сыйфаты буенча алдынгы урыннарны алырга мөмкинлек бирә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез