Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара Казан Ратушасында узды.

Рөстәм Миңнеханов, ветераннарны сәламләп, аларның үз хезмәте белән республиканы үстерүдә зур өлеш керткәнлекләрен билгеләп үтте.
Татарстан Рәисен басым ясап әйткәнчә, соңгы 5 ел Татарстан өчен шактый ук катлаулы булды. Әмма республика пандемия, санкцияләр басымы һәм икътисадый мөнәсәбәтләрнең үзгәрүе шартларында тотрыклылыгын саклап кала алды. “Бүген Татарстан – илебезнең терәк төбәге. Бездә көчле икътисад, социаль тотрыклылык, уңайлы мохит, милләтара һәм конфессияара тынычлык хөкем сөрә”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча күп кенә чаралар гамәлгә ашырылып килә. Шулай ук Татарстан карамагындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә зур ярдәм күрсәтелә.

“Хөрмәтле ветераннар! Сез югары дәрәҗәдәге профессионализм һәм эшкә тугрылык эстафетасын тапшырдыгыз. Алга таба да яшьләр белән тәҗрибә уртаклашуыгызны һәм иҗтимагый проектларда актив катнашуыгызны сорыйм. Бүген, барыбыз бергә илебез һәм Татарстанның яңа киләчәген булдырган бер мәлдә, сезнең зирәклегегез аеруча мөһим. Бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарыгызның җылысын һәм кайгыртуын телим!” – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Шуннан соң Татарстан Рәисе дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре